Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзегезнең һәм башкаларның сәламәтлеге, гомере хакына юлларда сак булыгыз!

Күз алдына да китерүе авыр, әгәр юлларда ЮХИДИ хезмәткәрләре булмаса, нинди аяныч хәлләр булыр иде икән?! Хезмәтләре бигрәк тынгысыз, җаваплы. Аларга еш кына ял да, бәйрәмнәр дә юк. Аеруча хәзер - юлларда транспорт чаралары көннән-көн арткан һәм кайбер транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләренә төкереп караган заманда.

Җәяүлеләр - юл хәрәкәтендә канашучыларның иң нәзберек категориясе. Кызганыч, без - җәяүлеләрнең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәми. Быел республикада җәяүлеләр белән бәйле 200 гә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Башкаларның сәламәтлеге һәм гомере безнең гамәлләргә бәйле булуын онытмыйк! 

Юлларда балаларны дөрес йөрергә өйрәтегез, юл кичүенә җиткәндә йөртүчеләр кичекмәстән тизлекне киметергә бурычлы.  Машина йөртүче юлда барганда якыннарының аны өйдә исән-имин көтүләре турында уйласын, кагыйдәләрне бозуга юл куймасын иде. Юлларыгыз имин булсын, машина йөртүчеләр!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев