Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Бүген район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм концерты узды.

Чарада теләче район халкы белән беррәттән хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган  якташларыбызның туганнары, якын кешеләре дә чакырулы иде. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов махсус хәрби операциядәге райондашларыбызга  гуманитар ярдәм күрсәткән һәм район халкыннан җыелган гуманитар ярдәмне егетләребезгә алып барып тапшыручы олы йөрәкле шәһесләребезне бүләкләде. Аларга шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының   рәхмәт хатлары да тапшырылды. Алар арасында:
1. Хакимов Хамит Габдулхай улы;
2. Федоров Алексей Сергеевич;
3. Хадиуллин Хаким Каниф улы;
4. Исмагилов Ирек Рафаэль улы;
5. Кәбиров Госман Мәсгут улы (ООО «ЛМР Пласт»);
6. Шайдуллин Азат Тәлгәт улы;
7. Ахматвалиев Фәнил Фидаиль улы;
8. Ахматвалиев Ирек Рөстәм улы;
9. Фазылзянов Ильдар Фәрит улы;
10. Саттаров Рәис Рәүф улы (ООО “Стальные профили”)
11. Гайнутдинов Захир Фәрзетдин улы;
12. Манихов Ленар Ренат улы;
13. Гилязетдинов Фәрит Фарук улы (ООО «Агролак»)
14. Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы (ООО «Алан»)
15. Низамиев Фәнис Фәрит улы (ООО “ТАН”)
16. Яхин Рафис Рәшит улы (ООО “Игенче”)
17. Марданов Рүзәл Әбукарам улы (ООО а/ф Чулпан)
18. Низамов Марат Харис улы. (КФХ Низамов М.Х)
19. Ахметов Райнур Гильфан улы (КФХ Ахметова Г.Ф.)
20. Хайруллин Алмаз Миннехан улы ООО “Тюлячи-Август”)

Шулай ук «Россия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» программасында катнашучы буларак  Мөбәрәкшиннар гаиләсенә льготалы торак белән тәэмин ителүгә сертификат тапшырылды.
Бәйрәм чарасы һәрбарчабызны яңа җиңүләр һәм уңышларга ирешүдә бәрәкәтле көч биреп, игелекле гамәлләргә рухландырырсын, дигән теләк сүзләре белән тәмамланды.

Зөлфия Мәхмүтова, район мәдәният йорты методисты.   Фәнил Гаязов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев