Ветераннар узган данлы юллар
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбыз Теләче районында икәү генә калды. Олы Нырсы авылында яшәүче Алексей Иванович Писаревка да 98 яшь тулды. Сугыш ветераны турында газета битләрендә бик күп язмалар чыкты. Шулай булса да 9 май алдыннан ветеран турында, аның хәтирәләрен искә төшереп язу артык булмас.
Күңелле ветеран
Олы Мирәтәк авылы егете 17 яше тулуга туган илен сакларга чыгып китә. Аңа Ерак Көнчыгышта хезмәт итәргә туры килә. Туплар тавышы, якын дусларга әйләнгән иптәшләрен мәңгегә югалту ачысы аның хәтерендә кичә генә булган кебек. Төннәрен әле дә сискәнеп уяна. “Сугыш, сугыш инде. Кабатланмасын иде дә. Тынычлык кирәк илгә”, - диде ул. 1943 елда сугышка чыгып киткән райондашыбыз илгә җиңү таңы атканнан соң да тиз генә кайтып җитә алмый. Япония самурайларын җиңгәннән соң туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Ветеран әйтүенчә, аңа сугыш кырында авырлыкларны җиңәргә туган якларыннан килгән сәлам хатлары көч биргән. “Хуҗалыкта эшләп йөргән җирдән сугышка алдылар. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уздым. Хезмәт итү дәверендә зур танклар йөрттем. Сталинград фронтында оборона тотарга туры килде”, - диде сугыш турында сөйләргә яратмаган ветеран. 9 май - Җиңү бәйрәме аның өчен иң кадерле көн. Бу көнне аның якыннары зур табынга җыйнала. Алексей Писарев сугышчан дусларын искә ала, Җиңү Парадында катнаша. Быел ул башкалада узачак 9 май бәйрәмендә катнашырга исәп тота. Шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы бәйрәм тантанасына да чакырулы. Бер елны якыннары белән Мәскәү шәһәрендә узган Парадны карау бәхетенә дә ирешкән. Музейларда булып, сугыш елларын кабат хәтерендә яңарткан. Ул үзе туып үскән Шәтке авыл җирлегендә һәм бүген гомер кичерә торган Олы Нырсы авыл җирлегендә дә кадерле кунак. Кайда гына булмасын аның урыны түрдән. “Балкыш” бәйгесендә катнашып, республика сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә дә иреште. Үзе язган шигырьне башкаруы белән, терекөмеш кебек ветеран, кабат күпләрне үзенә гашыйк итте. Кечкенәдән ул спортны ярата. Сугыштан кайткач та спорт белән дуслыгын югалтмый. Өлкән яшьтә дә мотоцикл белән йөргән, 80 яшендә дә велосипедта җилдергән. Авылдашлары аның кышын тимераякта йөргәнен дә яхшы хәтерли. Моңарчы якыннарына бакча эшендә дә ярдәм иткән. Бүген кызы әтисенең сәламәтлеген кайгыртып аны бу эшләрдән туктаткан. Ветеранның гомере туган ягында уза. Арчада механизаторлар өчен махсус курслар тәмамлап, таныклык ала һәм кырларда иген үстерә. Хезмәтен яратып, намус белән башкара. Умартачылык өлкәсендә дә уңышлары яхшы була. Бригадир вазыйфасын да башкара, авылдашлары белән уртак тел табып, аңлашып эшли. Лаеклы ялга чыккач та 70 яшенә кадәр ат җигеп механизаторларга төшке аш чыгара. Бүген ул Олы Нырсы авылында кызы тәрбиясендә бәхетле, тыныч тормыш кичерә.
На «войне» после войны
В селе Абди родился в начале июля 1931 года мальчик, назвали его Петром. Когда началась война, дети стали самостоятельными, работали наравне со взрослыми, оставаясь при этом детьми. Днем работали в поле, в лесу, на ферме, вечером уезжали в ночное - пасти лошадей. Мальчишки и девчонки военной поры… Сколько испытаний выпало на их долю. Деревенский мальчишка Петя, пережив войну, тогда еще не знал, что главное испытание его ждет впереди, что будет еще одна «война» после войны. В 1951 году его призвали в ряды Советской Армии, он служил в г. Москве, в Кремлевском гарнизоне. Высокий, статный, с настоящей военной выправкой, именно такие бойцы должны были служить в одном из лучших гарнизонов страны, и именно им было поручено дело, требующее от бойцов ответственности и смелости. Через некоторое время Петра Никитина перебросили на Украину, на борьбу с бандеровцами. Это продолжалось до 1959 года. По воспоминаниям Петра Павловича: «Когда командование отправляло нас на задание, то прощались с нами, как будто бы навсегда, а после задания встречали нас как своих детей». Он участвовал в ликвидации бандформирований на Западной Украине. Вернувшись из рядов Советской Армии, Петр Павлович женился на Калининой Клавдии Александровне. В семье Петра и Клавдии родилось шестеро детей . Зимой, в мороз и пургу, на своем стареньком тракторе «Беларусь», возил комбикорм для животных со станции Шемордан, а летом участвовал в заготовке кормов для скота. Осенью - уборка урожая, и он среди передовиков. Вот так незаметно промелькнула целая жизнь. На заслуженный отдых ушел из Абдинского лесничества. Петр Павлович имеет много наград за свой плодотворный труд. В настоящее время Петр Павлович проживает в селе Абди.
Эльмира Котдусова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев