Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, Теләче үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Исмәгыйлова Рәшидә Мөхәммәтхан кызы белән берлектә районның барлык белем бирү оешмаларының директорлары, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм ата-аналар комитеты рәисләре белән берлектә видеоконференция узды.
Әлеге конференция Covid-2019 һәм мәктәп яшендәге балаларны вакцинацияләү темасына кагылды. Рәшидә Мөхәммәтхановна «Үзеңне авырудан ничек сакларга», «Саклану чаралары» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Балаларны вакцинацияләүнең барлык нечкәлекләрен аңлатты.
Нет комментариев