Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Волейбол мәйданчыгында кызу

Бүген, ягъни 16 март көнне, “Батыр” спорт комплексында 2007 - 2008 елларда туган укучы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары башланып китте. Республика Беренчелегендә барлыгы 21 команда катнаша. Ярышларны ачу тантанасында яшь спортчыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.

  • Бу  ярышлар спорт кына түгел, бер-берең белән үзара очрашуга, аралашуга һәм дуслашуга нигез дә булып тора.  Моннан тыш, ерак юлдан килүчеләр өчен бу республика районнары, шул исәптән безнең район белән дә танышу мөмкинлеге.. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, язгы каникул алдыннан бер туарылып алу дисәң дә була. Сезгә имин бәйгеләр, уеннарыгызны гадел хөкем итүләрен һәм каникул көннәрен күңелле, файдалы итеп үткәрүегезне теләп калам, - диде ул үзенең сәламләү сүзендә.

Тантанада Татарстан Республикасының физик культура һәм балалар спорты үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина, Татарстан Республикасының волейбол Федерациясе  башкарма директоры, әлеге ярышларның баш хөкемдары Мансур Кәримов катнашты һәм чыгыш ясады.

Тантана барышында  районда физкультура һәм спортны, аның да волейбол төрен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен “Теләче” спорт мәктәбе директоры Илдар Гыйниятуллинга Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, республикабызның волейбол Федерацияcе Президенты Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган

Иң тәүге уенны Әтнә һәм Норлат районнарыннан килгән командалар башлап җибәрде. Аларга һәм башка командаларга да хәерле уеннар насыйп булсын.

Ярышлар 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. Хөрмәтле райондашлар, сезне дүрт көн дәвам итәчәк мавыктыргыч, әмма  киеренке ярышларны тамаша кылырга чакырып калабыз. Бу көннәрдә волейбол мәйданчыгын бөтен республикадан килгән яшүсмер кызлар кыздырачак.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев