Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәбәрчеләр белән очраштык

Без бүген, бүгенге көндә редакциягә зур ярдәм күрсәткән актив хәбәрчеләребезне эшлекле сөйләшүгә чакырдык.

Хәбәрчеләр кем соң ул диярсез. Алар безнең , редакциянең, ышанычлы,  таянып була торган дуслары. Аларга без эш кушмыйбыз, алар үзләре безнең белән элемтәгә кереп, сорашып, кызыксынып мәкаләләр, шигырьләр язалар.  Менә аларны бүген, чәй табыны артына дәштек. Уртага салып сөйләшер, киңәшләшер сүзләр дә байтак җыелган иде. Аннан бигрәк хәбәрчеләребезгә безне ярдәмнәреннән ташламаган өчен рәхмәт әйтәсебез килде. Сәбәбе бар – күптән түгел, Татарстан Матбугаты көнен билгеләп уздык. 

Үзара сөйләштек, аңлаштык, бертуганнар кебек гапләштек. Һәркемгә үз сүзен әйтергә мөмкинлек туды. Киләчәктә дә мондый очрашуларны үткәрерлек мөмкинлекләр булып, бар­чагызны җыйнарга язсын иде! 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев