Хәрби-Диңгез флоты көне белән!
Хөрмәтле диңгезчеләр, флот ветераннары, ата-бабалары хәрби бурычын үтәгәндә океаннар айкаган, корабльләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз! Барыгызны да июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Хәрби-Диңгез Флоты көне белән тәбрик итәбез.
Диңгезче ветераннарны, хәзер флотта Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрне, хәрби хезмәтләре диңгез белән бәйле булган һәркемне әлеге истәлекле дата белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек, татулык, бәхет телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев