Олы Кибәхуҗа авылында урнашкан балалар бакчасына, хәзерге вакытта хәрби операциядә хезмәт итүче, әлеге авыл егете Рөстәм Нәбиуллин, тормыш иптәше Гүзәлия белән киңәшләшеп, бик зур спорт инвентаре бүләк иткән.
- Бөтен әти- әниләр, балалар исеменнән бик зур рәхмәт аларга, безгә куанычын, үзләренә савабын күрергә язсын! Сугышлар бетеп, илебезгә иминлек килсен, Рөстәм исән- сау безнең арабызга әйләнеп кайтсын. Без качелида балаларны утырткан саен Рөстәм өчен теләк теләрбез. Мең- мең рәхмәтләр сезгә!, -дип диделәр балалар бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре һәм бакча коллективы.
Нет комментариев