Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Хәтер» аллеясына агач утырту чарасында да катнаштылар

Бүген, 8 май көнне Баландыш авылы үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Әлеге чарада  «Теләче информ» мәгълүмат үзәге  житәкчесе Хузин Ленар Йосыф улы катнашты. Баландыш төп мәктәбе коллективы һәм авыл халкы да  митингка килгән иде, чөнки һәр кеше өчен Җиңү көне -  иң әһәмиятле, кадерле бәйрәм. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 79 ел узды, әмма бу куркыныч вакыйгалар турындагы истәлекләр әле һаман да күңелне тетрәтә һәм күз яшьләрен китерә. Бүген без әтиләребез, бабаларыбыз һәм абыйларыбызның батырлыгына хөрмәт белдерәбез. Алар иң канкойгыч сугышта җиңделәр. Ул елларда сугыш һәрбер кешенең йортына керде, беркемне  дә кызганмады.
   Әби-бабаларыбызның кылган батырлыкны без беркайчан да онытмыйбыз, онытмаячакбыз!  Шушы унайдан, килгән кунаклар, укучылар , укытучылар , авыл халкы  "Хәтер" аллеясына агач утырту чарасында да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев