Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт кешеләре янында

Өч бертуган бер-берсенә һәрчак ярдәм итеп, матур итеп яшиләр, эшлиләр.

Тәҗрибәле механизатор белән якыннанрак  аралаштым. Таһир абый 1971 елда Түбән Саурыш авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач та 1989 елда Совет Армиясе сафларына алына. Иң башта Свердлау өлкәсендә, соңрак Куба “Азатлык” утравында хезмәт итә. Армиядән соң Теләчегә эшкә кайта. Район кулланучылар җәмгыятендә Газ-53 һәм КамАЗ машиналарында хезмәт куя. Соңрак туган “Ленин” исемендәге күмәк хуҗалыгына эшкә кайта. “Ул вакытта хуҗалык рәисе З а к и р җ а н М и ң н е м у л о в и ч иде. Таһир безгә хуҗалыкка кайтмыйсыңмы соң дип чакыргач, кайтырга карар кылдым. Иң башта янгын сүндерү постында кизү тордым. Соңрак КамАЗ автомашинасын бирделәр. Озак вакыт шунда хезмәт куйдым”, - дип искә алды Таһир абый хезмәт юлларын. Аннары МТЗ-1221дә, ә хәзер менә Т-150 тракторында эшли ул. 1995 елда күрше Саба районы Төбәк авылы кызы Фидания апа белән гаилә корып җибәрәләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тырыш, тәртипле гаилә күпләп мал-туар тота. Үз тырышлыклары белән яңа нигезгә йорт салып башка чыгалар.

Таһир абый атлар ярата икән. Бүген дә аны хуҗалыгында асрый. Икенче сыйныфта укыганда ат абзарындагы төрле атны ике дә уйламыйча җигә торган була. Сабантуйларда һәрчак ат чабышларында катнашкан. Аның бертуган энеләре Васыйл абый бүгенге көндә хуҗалыкта МТЗ-1221 тракторында хезмәт итсә, Фәритне без оста механизатор-комбайнчы буларак беләбез. Таһир абый энеләренә ярдәмче дә, киңәшче дә. Өч бертуган техника ватылганда да бер-берсенә һәрчак булышып, матур итеп яшиләр, эшлиләр. “Әхмәтова Г.Ф.” КФХ механизаторларына алга таба да эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Ленар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев