Хезмәт Ветераны сайлауларга гел беренче йөрергә тырыша
Баландыш авылында гомер итуче 75 яшьлек Халиков Миңнетаһир Гомәрҗан улы иң беренчеләрдән булып √2675 сайлау участогына килеп үзенең тавышын бирде.
Районыбызның Үрнәк авылында туып -үсеп, хезмәт юлын "Баландыш" Совхозында уздырган хезмәт Ветераны сайлауларга гел беренче йөрергә тырыша. -"1992 елда Баландыш авылына килеп урнаштык, шушында хезмәт, гомер юлым узды. Тормыш иптәшем Рузалия белән 3 кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына озаттык, Рузалия үзе Алга авылы кызы, почтальон булып эшли иде, мин Беларус тракторында эшли идем, шуннан озаткалап йөри торгач тормыш корырга уйладык. Илләребез тыныч, үзебез сау - сәламәт булыйк, - диде беренче сайлаучы.
#ВыбираемПрезидента
#татарстан
#вашВыбор2024
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев