Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтләре хөрмәтләнде

25 март көнне Теләче мәдәният йортында “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” яшьләр иҗаты фестваленең гала-концерты үтте. Азактан җиңүчеләре, призлы урынга лаек булган яшьләребезне һәм Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бертөркем мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булып үтте.

Соңгыларына Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов тапшырды. 

Тантанада Баландыш авылы мәдәният йорты директоры Илсаф Фидаил улы Тимербаев, Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты директоры Гөлнур Хаҗиәхмәт кызы Гыймранова, Күкчә авылы клубы мөдире Рәйхана Хәбибрахман кызы Антонова, Урта Мишә авылы клубы мөдире Филүзә Мулләхмәт кызы Сәгъдиева,  Алан авылы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Габделхак кызы Җамалиева һәм район мәдәният бүлеге методисты Вәлиева Кристина Николаевна -  район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты, Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәсгуть кызы Мәһдиева, Сауш авылы мәдәният йорты директоры Алсу Госман кызы Гарифуллина, Кече Мирәтәк авылы клубы мөдире Радик Рафик улы Галимов, Олы Нырсы авылы мәдәният йорты директоры Зилә Таһир кызы Хәсәнова, Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты директоры Белозерова Диләфрүз Владимировна, район Сәнгать мәктәбе укытучысы Регина Альбек кызы Хәнипова,  район мәдәният йортының хуҗалык эшләре буенча мөдире Илүсә Равил кызы Латыйпова, Теләче туган якны өйрәнү музее директоры Фаягөл Миңнехан кызы Имамиева, Ямбулат авылы клубы мөдире Шәфкать Васил улы Кәримуллин, Айдар авылы мәдәният йорты директоры Резеда Габделхәким кызы Фәләхова - район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шәтке авылы мәдәният йорты директоры Флүрә Нургали кызы Габдуллина, Субаш авылы клубы мөдире Романова Татьяна Алексеевна, Лесной бистәсе клубы мөдире Гөлия Рашат кызы Вохмина, район үзкләштерелгән китапханәләр челтәре методисты Раил Васил кызы Фәсхиева, район сәнгать мәктәбе методисты Лилия Нургали кызы Шәрәфетдинова Теләчемуниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына ия булды.

Югары мәтәскә авылы клубы мөдире Сәрия Харис кызы Гарипова, район мәдәният йорты методисты Зилә Рафаэль кызы Баева, Олы Мишә авылы мәдәният йорты операторы Нурмөхәммәт Әлмөхәммәт улы Насыйбуллин,  район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең методик бүлек мөдире Наилә Фәрит кызы Садыйкова, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәчесе Фәнзия Нуретдин кызы Яхина, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең башланыч сыйныфлар укытучысы, район балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Раъно Исам кызы Шәиповага Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Район балалар Сәнгать мәктәбе укытучысы Зәринә Рәсип кызы Әхмәтова,

Ачы авылы мәдәният йорты директоры Лилия Ильяс кызы Солтанова, район мәдәният йорты аккомпаниаторы Рамил Гыйлемхан улы Касыймов, Казаклар авылы китапханәсе китапханчесе Альбина Альберт кызы Рәхмәтуллина Татарстан Республикасы Мәдәният минисрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Тарасова Елена Ивановна белән “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге корреспонденты Фәнил Нәҗип улы Нигъмәтҗановка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев