Хуҗалыкларда булып терлекчелектә эшнең барышы белән таныштылар
Район яңалыклары

Хуҗалыкларда булып терлекчелектә эшнең барышы белән таныштылар

Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында көнлек савым 72.9 тонна тәшкил итә, бер сыерга 21.0 кг сөт савыла, 108% дигән сүз

Бүген, район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык ~ төлек идарәсе җитәкчесе Рәлиф Низаметдинов "Игенче",  "Алан" хуҗалыкларында булып терлекчелектә эшнең барышы, торакларның кышлатуга хәзерлеге белән танышты. 

"Игенче"дә бер сыерга 22.9 кг,  ә  " Алан" да 27.6 кг сөт савыла.  Аланда 500 башка хисапланган яңа торак төзелеше дәвам итә, төзүчеләр бу объектны ел ахрына кулланылышка тапшырырга ышандыралар.

 


Нет комментариев