Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хуш дускаем, тыныч йокла син...

Вакытсыз арабыздан киткән, зур талант иясе, концертларымны алып баручы, якын дустым Фәнил Миннекәевка багышлыйм.

Зур кайгылар бүген кичерәбез,
Елый кебек хаттә Теләче.
Кеше туса, бар да сөенәбез,
Югалтулар була бик әче.

Күп җирләргә бергә йөргән идек,
Каршы ала иде бар җирдә.
Шигырьләрем матур укыр өчен,
Җитә алмас беркем Фәнилгә.

Соңгы юлга дустым, озатабыз,
Бергә чаклар калды еракта.
Озатканда сине, соңгы юлга,
Елады бит хаттә ир  – атлар.

Күзем йомсам, бар да күз алдымда,
Бүгенгедәй кебек күренә.
Тыныч йокла дустым, урыннарың,
Оҗмахларның булыр түрендә.

Беркем җирдә күрәзәче түгел,
Белми алдан ниләр буласын.
Шигырьләрем укып, сәхнәләрдә,
Күз алдымда әл дә торасың.

Тыныч йокла дустым, бәхил сиңа,
Арабызда мәңге яшәрсең.
Ышанырлык түгел, бүген килә,
Фәнил дустым, диеп дәшәсем.

Күз алдымда - матур концертларда,
Бөтен халык сиңа караган.
Ышанасым килми, мәңгелеккә,
Китеп бардың безнең арадан.

Бергә вакытларда рәхәт иде,
Ничек инде моны онытасың.
Күнелләрдә мәңге син яшәрсең,
Хуш дускаем,тыныч йокла син...

Газинур Әхмәтҗанов.
Теләче районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев