Якташларыбыз иҗаты - "Безнең бәйрәм"
Беренче май - ул безнеке иде! Яшьлек, хисләр,сөю,талпыну! Шарлар белән очты ак хыяллар, Якты киләчәккә ашкыну!
Тигез сафлар, " ура!" кычкырулар
Җырлап барган иркен урамнар!
Бер- берсенә елмаешкан йөзләр-
Барысы да истә калганнар
Ә бәйрәмнең матур дәвамы бар-
Туган авыл көткән сагынып
Тал - тирәкләр каршы алган безне,
Яшел бөре шәлен ябынып.
Өйләр юдык - өмә ясый идек,
Нарат бүрәнәләр сөенгән!
Түшәм - сайгакларны ышкый- ышкый,
Беләкләргә күпме көч иңгән!
Сабынлаган яңа мунчаланың
Исен һаман күңел сагына
Таш суына акшарлаган мичнең
Утырасы иде янына!
Урын- җиргә һава сулатканбыз,
Ак пәрдәләр юып эленгән.
Ылыс исе...агач рамлы тәрәз...
Өй эчләре нурга күмелгән..
Истәлекләр...нинди матур алар
Яшьлек белән бергә үрелгән
Ә хәзерге бәйрәм- бәйрәм мени?
Рухы үзгә , юаш,сүрелгән...
Әйтер яшьләр- тәм- томнары белән
Хәзергесе - күпкә ямьлерәк!
Перәннекле,ипи- майлы чәйләр,
Һәрчак булды безгә тәмлерәк ! Сиренә Гатиятова 1.05.2020
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев