Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Якты балалар коляскасы» акциясе уздырылды

Балалар коляскасының туган көне кысаларында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Якты балалар коляскасы» акциясе уздырылды. Чарада әти-әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Коляскалар парадында тугыз үзенчәлекле коляска тәкъдим ителде. Аларның һәркайсында яктылык кайтаручы элементлар мөһим элемент булып торды. Акция кече яшьтәге балалар-җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен киметү, ата-аналарда һәм балаларда юлларда закон үтәлүне формалаштыру, шулай ук яктылык кайтаручы элементларның машина йөрткәндә кирәклеген, популярлыгын арттыру максатларында үткәрелде. Чара бик матур һәм файдалы үтте. "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет оешмасының  Саба районы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Ягъфарова Г.Н.һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы, лейтенант Кыямов Л. Т. барлык катнашучыларны юлларда һәм урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев