Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Яшел ут-2022" бәйгесенең муниципаль этабы

Күптән түгел районыбызда, балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашында, "Яшел ут-2022" бәйгесенең муниципаль этабы  узды.

Күптән түгел районыбызда, балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашында, "Яшел ут-2022"бәйгесенең муниципаль этабы  узды.  Балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү, юлларда балалар травматизмына юл куймау максатында үткәрелүче бәйгедә балалар бакчаларында тәрбия бирүче тәрбиячеләр көч сынашты. 

Бакча яшендәге балалар арасында юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү районда югары дәрәҗәдә куелган.  Бәйге барышында катнашучылар ике өлештән торган биремнәрне үтәргә тиеш иде. Беренче өлешендә катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча тест-имтихан тапшырса, икенче өлешендә балалар белән ачык шогыль күрсәтелергә тиеш иде. Жюри әъзалары һәр катнашучыны игътибар белән бәяләп барды. Ике елга бер мәртәбә оештырылучы бу бәйгедә беренче урынга Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Мөликова Гөлшат, икенче урынга икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатова Илсияр, өченче урынга өченче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хафизова Алсу лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев