Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләр активлык күрсәтә

14 июнь көнне район Советының кече утырышлар залында булып үзган “ЭКОяз - 2022” республика бәйгесенең район этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк териториаль идарәсе җитәкчесе, төп дәүләт инспекторы Ленар Касыймов билгеләп узганча, санитар икеайлык кысаларында үткәрелгән чараларда 755 кеше, 19 мең берәмлек техника катнашкан.

Полигоннарга 510 мең кубометр көнкүреш калдыклары чыгарылган. Бу чүп белән тулы 34 мең “КамАЗ” автомобиле арбасы дигән сүз. Муниципаль берәмлекләрдә - 760, оешма-предприятиеләр тарафыннан - 540 мең агач утыртылган. Апрель азагында үткәрелгән республикакүләм өмәдә 253 мең кеше катнашкан, 41 мең кубометр чүп җыелган. Ике айлык барышында экологик кабул итү пунктына халыктан тирә-юньне пычрату турында 3,5 мең мөрәҗәгать килгән. Шуның күпчелеге санкцияләнмәгән чүплекләр турында. Мисал өчен, “Халык контроле” порталына бу хакта 654 хәбәр килгән. Әлегедәй тәртипсез гамәлләр, ямьсез күренешләр игътибарсыз калмас дип ышанырга кирәкми. Безнең инспекторларга волонтерлар да ярдәмгә килә. Алар арасында туган як табигатен чиксез яратучы, аны пычратуга юл куймаучы укучылар бихисап. Алар кайда “әйбәт”, кайда “начар” икәнен яхшы белә. Моның шулай икәнен “Мәктәп экопатруле” бәйгесе раслый. Быел укучы балалар аеруча актив булдылар. Агымдагы елда алардан 2,5 мең хәбәр килде. Бу күрсәткеч узган елгыга караганда ике тапкыр күбрәк, - дип билгеләп үтте төп дәүләт инспекторы урынбасары Ленар Касыймов. Санитар икеайлык барышында күзәтчелек оешмалары тарафыннан җәмгысе 7044 хокук бозу очрагы ачыкланган, 3348 очракта административ беркетмә төзелгән. 3888 санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган. Бу ачыкланган чүплекләрнең 85%ын тәшкил итә.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев