Яшьләр алкогольгә каршы
Алан мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, авыл яшьләре арасында эчкечелекне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре физик культура, спорт белән шөгыльләнү, китапханә һәм мәдәният йортына бару, буш вакытны кызыклы итеп үткәрү - болар барысы да алкоголь куллануга каршы тора, - дип азсызыкладылар. Шулай ук катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда алкогольнең җимергеч көче, җәмгыятькә зыян китерүе турында язылган китаплар урын алган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев