Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева республика конкурсында җиңүче булган

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Республика яшьләр форумы узды.

Форум программасы кысаларында спикерлар Донат Мөхәммәтшин, Динар Миргаязов, Александр Старков, Миләүшә Тукмакова, Михаил Шатров, Алена Дятко һәм башкалар чыгыш ясады. Форумда шулай ук ТР яшьләр эшләре министры Т.Д.Сөләйманов та булды. Форум программасының төп максаты җирле проектларны һәм төрле юнәлешләр буенча инициативаларны үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Форум кысаларында яшүсмерләрнең ялын оештыруга республика конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. "Олимп" МЦ белгече Айгөл Имамиева әлеге конкурста җиңүче булды, аны ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары А.Кондратьева һәм "Навигатор" РЦМИПП директоры А.Синеглазова бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев