Җылы сүзләрдә - җан азыгы
Безнең районда өлкән яшьтәге кешеләрне, физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр белән эшләүче халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә барлыгы 37кеше хезмәт куя. Шуларның 18 е турыдан-туры өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Мондый төр ярдәмнән районда 143 ялгыз һәм караучысыз калган кеше файдалана.
Социаль хезмәткәр һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берседер, мөгаен. Бу өлкәдә үз энергияләрен, сабырлыгын һәм рухи көчләрен биргән, зур җаваплылык хисенә ия булган кешеләр эшли. Алар арасында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Ризидә Гарипова да бар. Ул тумышы белән Максабаш авылыннан. Әлеге тармакта Резедә апа инде 17 ел хезмәт куя икән. Аның кулы астында барлыгы 6 кеше исәпләнә. Бер көн эчендә аңа биш-алты әби янында булырга, җыештырырга, азык-төлек һәм дарулар сатып алырга, өлкән яшьтәге кеше өчен кыенрак булган шактый эшләрне башкарырга туры килә. “Өлкән кешеләрнең төрле вакыты күзәтелә: авырып киткән, кәефсез чаклары – мондый вакытта табиб та, психолог та, сердәш тә була белергә кирәк. Ихлас рәхмәт сүзләрен ишеткәндә, арыганлыкны тоясыңмы соң инде?”, - ди Ризидә апа үзе.
-Ризидә Миннәхмәтовна үз вазифасын тиешле югарылыкта алып бара, энергияле, төгәл, үз фикерендә торучан, куелган максатына ирешү буенча оператив карарлар кабул итүчән, шуңа да аның коллективта абруе зур, - ди әлеге үзәк җитәкчесе Фәридә Галимова.
Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, Сезнең һөнәрегез игелек кылу, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә шәфкать күрсәтү, алар турында кайгырту өчен юнәлтелгән. Сезнең ярдәм кешеләргә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, аларны ялгызлыктан коткара, катлаулы тормыш хәлләрен җиңәргә көч бирә. Күптән түгел узган бәйрәмнәре уңаеннан, социаль хезмәт күрсәтүчеләргә, район халкы исеменән, чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, сәламәтлек, рухи тынычлык, шатлык, бәхет телибез.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев