Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җылыту сезоны башланды

Ягу сезоны башланыр алдыннан җылылык биру приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булырга тиеш.

Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич авызы каршында 0,5х0,7 метр зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын ягу сезоны башланыр алдыннан утырган корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарырга. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләү катгый тыела. Мичне ягып җибәрер өчен  тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез.

Газ ягулыгы белән янучы мичләрне саклагыч җихазлары (җылылык көйләгече, саклагыч клапаны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Газ торбаларының ялгаган өлешләреннән, газ горелкаларының герметик булмаган ялганышларыннан газ чыгып утырырга мөмкин. Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр җихазларын кабызырга ярамый.

Төзек булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз.

 

Л. М. Хәкимуллин, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге    булекчәсенеә дәүләт инспекторы эчке эшләр хезмәте подполковнигы.

 

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев