Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җырлы-моңлы ярминкә

Бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, республикабыз шәһәрләрендә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.

Бүген районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин урамында урнашкан “Иске шәһәр” перфектурасы  биләмәсендә сәүдә итттеләр. Безнекеләр шәһәргә ашлык, ит-сөт, камыр ризыклары, бәрәңге, бакча нигъмәтләре – җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, алардан ясалган төрле кайнатмалар, тозлыклар белән килде.  Ярминкәдә ашлыкка, бәрәңгегә, кишергә, кызыл чөгендергә, суганга, иткә, сөткә, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан китерелгән сөт ризыкларына,  шикәр комына, онга һәм “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында пешерелгән  икмәккә, камыр ризыкларына сорау зур булды. Мисал өчен, кайбер авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре алып килгән ашлык, сөт, суган, кишер һәм кызыл чөгендер ише яшелчәләр иртәнге тугызынчы яртыга сатылып беткән иде.

Шулай ук биредә нидер сатып алып кына калмыйча,  җаваплылыгы чикләнгән “Агролак”  ширкәте хезмәтчәннәре тәкъдим иткән кайнар чәй һәм тәмле коймак белән дә сыйланып китәргә була иде.  Ярминкәгә килүчеләрнең күңелен районыбыз үзешчәннәре күрде. Алар иртәнге шәһәр урамнарын  милли моңнарыбызга күмде.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.  Аны сәдә рәтләре буенча мунципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идаәрәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озата йөрде. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев