Җырлыйм туган якта
Телевизор, радиолардан көннәр буе җыр-моңнар агылып торса, безнең күңелләргә һаман нидер җитми, җырмоңга сусаган көннәр нидер көтә, өметләнә. Бигрәк тә үзебезнең туган төбәгебез үзешчәннәренең чыгышларын карыйсы, җыр-моңнарын тыңлыйсы килә. Менә шул теләкләр мине Урта Мишә авылы клубына алып килде дә инде.
Фестиваль-конкурс кысаларында оештырылган “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән концерттамашаның тамашачысы да булдым әле. Балалар да, эресе-вагы дигәндәй, ике-өч кенә бөртек булган өлкәннәр, кул бармаклары белән санарлык, яшь гаиләләр бөтенләй юк. Урта яшьтәгеләр бик аз булган, бернинди мәктәп, кибет булмаган, шушы кечкенә генә авылда да табылган бит. Менә дигән ”әртистлар”. Алар берсе дә “атказанганнар” да түгел, әллә кайлардан да килмәгәннәр, сыер бәясе торырлык гонорар да сорамыйлар. Һәркайсы да шушы Урта Мишәдә туып, кечкенә генә инеш буенда каз-үрдәк бәбкәләре саклап, көтүләр көтеп, урман буйлатартылып үскән үзешчәннәр. Ә һөнәрләренә килсәң, барысы да һөнәр ияләре. Араларында сыер савучылар, пешекчеләр, механизаторлар, җыештыручы, сарык караучы да бар. Ә сәхнәдәге осталыкларын сөйләп, язып та бетерерлек тә түгел. Күпләр әле һич кенә ышанмас та, сәхнәгә унлап гармунчы чыгып тезелде дә, берсеннән-берсе матур халык көйләре уйнадылар дисәң. Әллә нинди зур авылларда да бер гармунчы табып булмаган заманда, сәхнәгә гармунчылар тезелеп чыгып басу, үзе бер могҗизага тиң. Аларның бит берсе дә ялындырып тормаган, һәркайсы үзенең гармунын күтәреп килеп җиткән. Барчасына да бик зур рәхмәт. Театраль күренешләрдә уйнаган ханымнарның да осталыклары искитмәле булды. Рәхәтләнеп карадык та, көлдек тә, барысы да тормыштан алынган күренешләр. Персонажларның күбесен нәкъ үзең кебек хис итеп тә утырасың әле. Кайбер музыкаль кичәләрнең беразын карагач, әле ялыктыра да башлый. Тизрәк кайтып китәсе килгән вакытлар да булгалый. Ә Урта Мишәлеләрнең чыгышлары, әз генә ялыктырырлык та, беткәнче кайтып китәрлек тә булмады. Рәхәтләнеп иркен сулап карарлык булды. Клуб мөдире Филүзә белән китапханәче Гөлфиягә зур рәхмәт, шундый матур концерт оештырганнары өчен. Үзләре генә беләдер, моның өчен күпме тырышлык, хезмәт куйганнарын. Әзерләгәндә эш вакытлары да күпкә озынайгандыр. Җитмәсә әле бит тамашачы гына түгел, комиссия алдында да чыгыш ясарга кирәк. Урта Мишә үзешчәннәренең чыгышы комиссия тарафыннан, югары бәяләнгәндер дип ышанасы килә. Концерт бит әле, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә дә бәйрәм бүләге булды. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәмсевалиевич кичә барышында СВОдагы егетләрнең туганнарын, Чернобыльчеләрне, интернационалист Әфганчыларны, Чечня һәләкәтләрендә катнашучыларны тәбрик итеп, бүләкләр тапшырды. Бу гамәл дә кичәгә зур ямь өстәде.
Ә Филүзә үзе концертта катнашучыларга рәхмәт сүзен һич тә кызганмады, чын күңеленнән матур теләкләр теләде. Шундый матур концерт та килеп чыккач, тамашачылар да күп булгач, сөенече дә җитәрлек булгандыр аның. Булдырасыз, урта мишәлеләр! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!
Суфия Хасаншина. Баландыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев