Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зәңгәр ягулык кулланучыларыбыз игътибарына

Көннәр салкын торганда газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарны көчәйтергә чакырабыз.

Салкыннарда төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору зарур.  Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Вентиляция каналларын каплап, томалап кую да тормышыбыз өчен зур куркыныч тудыра. Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә газ ягулыгын куллануда аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Суык көннәрдә газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен файдаланучылар да бар. Моны эшләү зур хата. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачарга онытмыйк.

  Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерү, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карау - хәвеф-хәтәрсез яшәешебезнең дөрес кагыйдәсе.

  Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, булмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз” идарәсенең Телэче газ хужалыгы авария диспетчерлык хезмәтенә 2-11-04 номерына шалтыратуыгыз сорала.

Җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк- тормышыбыз имин булыр. Якыннарыбызга, әйләнә-тирәбезгә игътибарлы, ихтирамлы булып яшик!

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев