Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әзерлек мәсьәләләре каралды

14 апрель көнне районыбызда республика профсоюзлары активының зона семинар-киңәшмәсе булып үтәчәк. Анда 11 районнан 145 делегат катнашуы көтелә.

Семинар-киңәшмәнең көн тәртибендә алты төрле мәсьәлә каралачак. 

Шушы уңайдан, бүген, ягъни 5 апрель көнне, муниципаль район Советының кече утырышлар залында, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә республикакүләм чараны үткәрүгә җаваплы ведомстволар, кешеләр билгеләнде, әзерлек мәсьәләләре каралды. 

Киңәшмәдә әлеге сорауларны яктыртып, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин белән район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов чыгыш ясады.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев