Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зәңгәр биретлылар бәйрәме

2 август - Россиянең һава десанты гаскәрләре көне. Шушы уңайдан Теләче авылында урнашкан Дан аллеясында узган ел һава десанты гаскәрләренең батырлыгын мәңгеләштереп төзелгән һәйкәл янында тантаналы чара узды.

Тантанада районыбыз җитәкчеләре, һава десанты гаскәрләрендә  хезмәт иткән Теләче һәм Саба районнары ир-егетләре һәм Теләче авылы халкы катнашты. Шунысын искә төшереп үтик, мәгълүм һәйкәл үзе дә узган гасырның сиксәненче ел урталарында  һава десанты  гаскәрләрендә хезмәт иткән шәхси эшмәкәр Ирек Рафаэль улы Исмәгыйлев башлангычы һәм иганәсенә төзелгән иде. 

Десантчыларыбызны әлеге күренекле дата белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында һава десанты гаскәрләренең  илебез тарихында иң данлы, күренекле гаскәрләрнең берсе булуын билгеләп үтте. 

Фәнил Нигъмәтҗанов

Бу хакта тулырак район газетасында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев