Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Зона этабы ярышлары бара

Бүген “Батыр” спорт комплексында 2014 - 215 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы Беренчелегенә футзал буенча зона этабы ярышлары башланды.

Анда җәмгысе 17 команда катнаша. Ярышта “Теләче” (Теләче), “Теләче - 2” (Теләче), “Яшьлек” (Байлар Сабасы), “Олимп” (Байлар Сабасы), “Виктория” (Питрәч), “Интер - 2” (Кукмара), “Батыр” (Кукмара), “Арча” ( Арча), “Торнадо” (Арча), “КСК” ( Биектау),  Эверест - 2” (Биектау),  “Эверест” (Биектау), “Әтнә” (Зур Әтнә),  “Интер” (Балтач), “Интер - 2” (Балтач) көч сынаша. Ярышларның баш хөкемдары, Наил Равил улы Хәсәнов.

Татарстан Республикасы Беренчелегенә  футзал буенча үткәрелүче зона этабы ярышларының җиңүчеләре иртәгә, ягъни 11 ноябрь көнне билгеле булачак.  Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев