Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Зур тантана

8 май көнне Теләче районы Кече Нырсы авылында зур тантана- ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашларының якты истәлегенә һәйкәлобелискны ачу тантанасы булып үтте.

Чыннан да, бу бик зур тантана. Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган. Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Кече Нырсы авылыннан асылдан-асыл 138 ир-ат сугышка китеп, шуларның 57се туган якларына әйләнеп кайта. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, 81 авылдашыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып  калганнар. Бүген инде исән кайтканнары да берсе дә исән түгел. Чараны Кече Нырсы авылы имамы Ильшат Кадыйров коръән сүрәсе укып ачып җибәрде. Бәйрәм мөхтәрәм кунаклар һәм мәктәп укучылары чыгышы белән үрелеп барды. Обелискны төзүдә зур өлеш керткән авылдашларын район башлыгының Рәхмәт хаты белән Әхмәтшина Ильсияр Хәсән кызы, Касимова Нәфисә Шакир кызы, Садыкова Гөлнур Хәсән кызы бүләкләнделәр. Җирле үзидарә Рәхмәт хаты белән Дәүвләтгараев  Фәнис Сәлим улы, Тимергалиев Ильсур Зөфәр улы, Иштеряков Рамил Камил улы бүләкләнделәр. Мәрмәрдән эшләнгән әлеге обелискны төзүне, аның чыгымнарын авыл халкы һәм җирле үзидарә белән берлектә башкарганнар. Һәйкәлгә нигез ташын 75 яшьлек Садыйкова Гөлнур Хәсән кызы сала, ә төзү схемасын Хабаровскийда яшәүче Галинуров  Фәрит  Минфәгыйт улы эшли . Һәйкәлне төзүдә  Чиләбе, Уфа, Петербург, Чистай шәһәрләреннән һәм күрше-тирә авылларыннан ярдәм күрсәткән авылдашларына, җирле үзидарә башлыгы Гыйниятов Рамил  Мәүлетҗан улына да Кече Нырсылылар бик рәхмәтле. Киләчәктә, әлеге мәйданчыкны чиста-пөхтә итеп, агачлар, чәчәкләр утыртып, матурлап тоту бурычы тора. Кече Нырсылылар бу эштә дә сынатмас дип уйлыйм.

Ләйсән Гыйниятова, Олы Нырсы авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев