Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләренә 59 яңа автобус тапшырды.
Татарстанга ГАЗ маркалы 44 автобус һәм 15 ПАЗ автобусы килгән. Транспортның гомуми бәясе 208,33 млн сум тәшкил иткән. Өч автобус 10 балага, 41 — 15кә, бер — 22гә һәм тагын 14 — 29 пассажир урынына исәпләнгән.
Автобусларны Татарстан муниципалитетлары арасында килгән заявкалар нигезендә бүләчәкләр.
Яңа транспортны өстәмә ачу һәм гамәлдәге мәктәп маршрутларын бушату, шулай ук тулысынча тузган автобусларны алыштыру өчен файдалану планлаштырыла.
Нет комментариев