Казаннан Краснодарга очучы самолет очуын туктатырга мәҗбүр була. Сәбәбе - пилотсыз очкычлар куркынычы.
Көн дәвамында Росавиация Краснодар аэропортында өч тапкыр чикләүләр кертте. Шушы араларның берсенә Nordwind авиакомпаниясенең N4-709 рейсы эләккән.
Пассажир сүзләренчә, Казаннан очышны берничә тапкыр кичектергәннәр.
Килеп туган вәзгыять турында бер пассажир сөйли: "Ягулык салуны көтәбез, аннары яңадан Краснодарга озатачаклар. Инде сәг. 21:16, ә без хаман биредә».
Нет комментариев