Татарстан һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр, әгәр аларның өлкән яшьтәге туганнарына мошенниклар шалтыратса, СМС һәм push-белдерү алачак. Бу аларга якыннары акча күчерергә яки җинаятьчеләргә шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә өлгергәнче, вакытында ни булса да эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
- Өлкән яшьтәге кешеләр - мошенниклар өчен иң йомшак категорияләрнең берсе. Алар чит кешеләргә ешрак ышана, яңа схемаларны начар белә һәм якыннарына шалтырату турында сөйләргә ояла. Безнең яңа функциябез бу проблеманы гади генә хәл итә: хәтәр шалтырату турында аның туганы шунда ук белә һәм олы кешегә куркыныч янаган мизгелдә катнаша ала. Бу безнең һәр абонентны тоташтыра алырлык бушлай һәм аңлаешлы инструмент, - дип шәрехләде МТС телеком-технологияләр үзәге директоры Андрей Бийчук.
Нет комментариев