Татарстанда эшсезләргә түләнә торган федераль ярдәм арта
В республике

Татарстанда эшсезләргә түләнә торган федераль ярдәм арта

Татарстанга эшсезләргә түләү өчен федераль акча өстәделәр. Россия Хөкүмәте республикага субвенцияне 30 миллион сумга диярлек арттырды. Хәзер гомуми сумма – 480,2 миллион.

Акча эшсезләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә — 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына мәшгульлек турындагы закон буенча социаль түләүләргә тотылачак. 

Башта бу максатларга 450,7 миллион сум салганнар. Ягъни сумма 29,5 миллион сумга, яки 6,5 процентка арткан. 

 


Нет комментариев