Бүген, 5 октябрьдә, Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика өстендәге күк аязучан болытлы булып калачак. Көчлелеге 6-11 м/с булган Төньяк-Көнбатыш җиле кайвакыт 16 м/с ка кадәр көчәячәк.
Салкын төннән соң Татарстан буенча һава көндез +6, +11 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев