В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
Март аенда татарстанлылар ике тапкыр рәттән өч көн ял итәчәк
Биш көн эшләүче татарстанлыларның март аенда берьюлы ике озын ял көне булачак. Татарстан халкы язның беренче аенда кайсы көннәрдә ял итәчәк. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
-
Этен 40 млн сумга сата
Казанда яшәүче берәү Бигль токымлы этен 40 млн сумга сатарга куйган.
-
Татарстан ипотека буенча РФ төбәкләре унлыгына керде
Татарстанда 2025 елда торак күчемсез милек базарында төрле юнәлештәге тенденцияләр теркәлгән: икенчел базарда килешүләр саны 13,4% ка кимегән, беренчел базарда – 14,3% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.
-
2026 елда Татарстанда урманнарны торгызуны финанслауны 1,5 тапкырга арттырала
2025 елда Татарстанда гомуми 5335 гектар мәйданда урман торгызылган һәм утыртылган. Бу эшләрнең шактый өлеше «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанда 35 мәктәптә агротехнология классы ачылачак
2026 елда Татарстанда республиканың 16 районы мәктәпләрендә 35 яңа агротехнология сыйныфы ачылачак.
-
Татарстан Рәисе: Республиканың елга инфраструктурасы мөмкинлекләрен күбрәк файдаланырга кирәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тимер юл һәм автомобиль транспорты белән берлектә елга йөк ташуларын үстерү перспективалары» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара «Казан Экспо» да Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.
-
Татарстанский филиал фонда «Защитники Отечества» предупреждает о мошеннических действия в отношении семей погибших
Злоумышленники представляются сотрудниками Госфонда, предлагают финансовую помощь, компенсации или льготы, якобы полагающиеся семье погибшего. Для получения средств мошенники просят пройти по ссылке для оформления заявки. Получив доступ к средствам или личной информации, преступники исчезают.
-
Метроларда Wi-Fi га керү мөмкинлеге булачак
Казан метросы станцияләрендә һәм маршрутларында Wi-Fi га керү мөмкинлеге 2026 елда барлыкка киләчәк.
-
-25 градус салкыннар килә
Татарстанда һава температурасы -1 дән -6 градуска кадәр нульдән түбән диапазонда киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр сакланачак, шуннан соң ул -25 градуска кадәр төшәчәк. «Татар-информ» белән «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шундый фараз белән уртаклашты.
-
Лаеш районында янгын чыккан
Лаеш районының Сокура авылында ике катлы бинада янгын чыккан.
-
Җиңел машина йөртүче юлда бозау бәрдереп һәлак булган
Әлмәт районында 60 яшьлек ВАЗ автомобиле йөртүчесе бозау бәрдергән.
-
«Победа » автомобилен 3,9 млн сумга саталар
Татарстанда сатуга 1955 елгы «Победа» совет автомобиле куелган, аның йөреше 55 мең чакрым, бәясе - 3,9 миллион сумга куелган.
-
Татарстан автомәктәпләрендә 1 марттан нәрсә үзгәрә
Автомәктәпләрдә практик дәресләр санын арттырачаклар, ә укуның теоретик өлешен онлайн-форматта узарга рөхсәт итәчәкләр. 1 марттан автомәктәпләрдә тагын нинди үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Бу хакта тулырак - «Татар – информ» агентлыгы материалында.
-
27 миллион сумга алданганнар
Узган елны Бөгелмәдә яшәүче 71 яшьлек ирне мошенниклар алдаган. Ул гына түгел, аның хатыны да зыян күргән - гомуми зыян 27 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Илья Начвин 2030 елга кадәр Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасын тәкъдим итте
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта йомгаклау коллегиясе утырышы вакытында республикада биш елга исәпләнгән ясалма фәһемне үстерү программасын тәкъдим итте.