Казан өчен фаҗига -  Россия Герое генерал Антон Грунис һәлак булган
В республике

Казан өчен фаҗига - Россия Герое генерал Антон Грунис һәлак булган

Махсус хәрби операция уздыру зонасында 4 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командиры гвардия генерал-майоры Антон Грунис һәлак булган. Офицерның үлеме турында хәрби корреспондент Юрий Котенок хәбәр итте.

Россия Оборона министрлыгыннан әлегә рәсми раслау килмәгән.  Ике атна элек Груниска Россия Герое исеме бирелгән булган – бүләкне аңа оборона министры Андрей Белоусов тапшырган.  

Герой Казанда туган, Казан суворов училищесын тәмамлаган, ул Чечня, Көньяк Осетия һәм Сүрияне узган, ә 2023 елда Артемовск янындагы оборонаның иң авыр мизгелләренең берсендә бригада командованиесен кабул иткән. 

Генерал белән хушлашуның төгәл датасы һәм урыны әйтелми. Антон Грунисның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз. Гомерен Ватанны саклауга багышлаган батыр офицер турындагы истәлек аны белгән кешеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә калачак. 

Фото:соц.сети


Нет комментариев