В республике рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казан командасы «Татнефть» яшь геологлар олимпиадасында җиңү яулады
«Кояшлы» балалар лагеренда «Татнефть» яшь геологларының XII республика олимпиадасы тәмамланды. Быел анда Татарстан, Башкортстан һәм Киров өлкәсенең 38 командасыннан 300дән артык укучы катнашты. Бер атна дәвамында балалар геология буенча белемнәрен күрсәттеләр, кыр сынауларын үттеләр һәм һөнәрләре белән таныштылар.
-
Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе рынбасары белән хушлаштылар
Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев белән хушлашу тантанасы узды. Ул 59 яшендә вафат булды.
-
Эндокринолог артык авырлыкка китерә торган авыруларны атады
Диабет, буыннар белән проблемалар һәм бала тапмау – бу сәламәтлек белән бәйле проблемаларның бик аз өлеше генә, алар артык авырлыктан килеп чыга. Бу хакта «Татар-информ » га Казанның 21 нче шәһәр поликлиникасы табиб-эндокринологы Аделя Димиева сөйләде.
-
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләре билгеле
«Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» XXIII еллык республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Казанда, БПЛА һөҗүменнән соң «Лазурные небеса» торгызыла башлады
Казанның иң биек бинасы - «Лазурные небеса» торак комплексы пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң җимерелү эзләреннән акрынлап котыла башлады.
-
Татарстан Республикасы көне быел ял көне булмаячак
Татарстан Республикасы көне быел өстәмә ял көне булмаячак. Бәйрәм датасы - 30 август - якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көннәрен дүшәмбегә күчерү каралмаган, дип хәбәр итә ТНВ.
-
Мотоцикл белән авариядә бер кеше һәлак булган
Татарстанның Баулы районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
-
Казанда тәре йөрешендә җиде мең кеше катнашкан
Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә үткәрелгән тәре йөрешендә җиде мең кеше катнашты. Быел православие динен тотучылар өчен әһәмиятле вакыйгага 447 ел тулды.
-
Казанда бер машина автобус белән бәрелешкән
Казанның Беломорская урамында җиңел автомобиль һәм автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
-
Казан хоккейчылары бүген Беларусьта уйный башлый
Минскта чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында «Иң көчлеләр кубогы» исеме астында халыкара ярышлар ачылачак.
-
Казанда торгызылган Никола Тульский храмын ачалар
Бүген Казанда Казан Мария Ана иконасы пәйда булу бәйрәме уңаеннан торгызылган Никола Тульский храмын ачу тантанасы булачак. Бу хакта иртәнге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов хәбәр итте.
-
Казанда авария куркынычы булган юл участокларын бетергәннәр
Казанда автомобиль юлларының 2025 ел нәтиҗәләре буенча ачыкланган авария куркынычы булган участокларын бетерү буенча чараларның 96% ы үтәлгән, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
-
Казандагны бер уку йортында проректорларны кыскартканнар
Казан дәүләт медицина университетында кадрлар үзгәреше булган. Әлеге үзгәрешләр проректорлар составына кагыла. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казан яшүсмере питбайкта полицейскийны бәрдергән
Казанда 14 июль иртәсендә питбайкта гомуми файдаланудагы юлга чыккан 16 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктатырга тырышканда, буйсынмаган һәм качарга тырышып караган. Нәтиҗәдә ул полицейскийларның берсен бәрдергән. Зыян күрүче хастаханәгә озатылган, хокук бозучы тоткарланган, дип язалар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә.
-
Песошин Алабугада яңа теннис кортларын ачты
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабугада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча төзелгән яңа теннис кортларын ачуда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.