Мөселманнарга хайванның кайбер аерым өлешләрен, шәригать нормалары нигезендә суелган булса да, ашау катгый тыела. Бу хакта «Татар-информ»га ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Ашамлыклар әзерләүдә агып торган канны эчү һәм куллану тыела. Башкача әйткәндә, кан казылыклары һәм кан нигезендә ясалган буяулар, хайван тиешенчә суелса да, рөхсәт ителми. Иттә зур булмаган кан тамырларына килгәндә, алар кан дип саналмый, әгәр хайван дөрес суелган икән, аларда бернинди куркыныч та юк», – дип хәбәр иттеләр комитетта.
Шулай ук хайван тәненең түбәндәге өлешләрен ашау рөхсәт ителми дип санала:
- ата һәм ана җенес органнары;
- биз;
- сидек куыгы;
- үт куыгы.
Нет комментариев