Татарстанда 20 һәм 21 октябрьдә төн уртасыннан иртәнге бишкә кадәр М-7 автомобиль юлының 1018 км да транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Чикләүләр юл эшләре аркасында «Алабуга» МИЗ янындагы трасса участогында гамәлдә булачак, дип хәбәр итә «Идел-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.
Машина йөртүчеләр альтернатив маршрутлардан файдалана ала. Әйтик, Казаннан Чаллыга таба барганда ябык участокны М-7 трассасыннан 1011 чакрымда 16к-0809 региональ юлына төшеп урап узарга мөмкин.
Яр Чаллыдан Казанга юл тотучы автомобильчеләргә М-7 белән Алабугага 1029 чакрымда төшәргә кирәк.
Ижевскидан Казанга таба хәрәкәт итүче транспорт өчен 16к-0816 М-7 «Волга» региональ юлы буенча маршрут, Ижевскига һәм Пермьгә килү һәм алга таба Алабугага килү каралган.
Нет комментариев