«Ел эшкуары» Бөтенроссия премиясенә старт бирелде
В республике

«Ел эшкуары» Бөтенроссия премиясенә старт бирелде

Татарстан эшкуарлары 2026 ел йомгаклары буенча «Ел эшкуары» Бөтенроссия премиясендә катнаша ала.

Әлеге Бөтенроссия премиясенә гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр эшмәкәрлек.рф сайтында кабул итәләр. Барлыгы 38 номинация каралган. Быелгы яңа юнәлешләр арасында — «Пилотсыз системалар», «Традицион һөнәрчелек», «Үз бизнесың», «Автобизнес», «Креатив индустрия», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Эчке туризмны үстерү» бар. Шулай ук «Ел ачышы» һәм «Чын күңелдән бизнес» махсус номинацияләре дә кертелгән.

Компанияне тәҗрибәле эшмәкәрләрдән торган бәйсез жюри бәяләячәк. 

 


Нет комментариев