Татарстанда 240 кг авырлыктагы кабак үстергәннәр
В республике

Татарстанда 240 кг авырлыктагы кабак үстергәннәр

Татарстанның Кама Тамагы районы Антоновка авылында яшәүче 240 килограмм авырлыктагы гигант кабак үстергән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

«Атлант» сортлы кабак теплицасыз һәм каты ашламаларсыз үстерелгән, җәй буе ачык һавада яткан, дип сөйләде  хуҗасы.

"Хәзер ул Казанда Мәскәү базары янындагы экспозицияне бизи. Теләгән һәркем үзе килә һәм масштабны бәяли ала!"- ди Михаил.


Нет комментариев