Татарстанда өч елга биш җәмәгать судьясын сайладылар. Кандидатураларны республика Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 25 нче утырышында тәкъдим итте.
Аксубай район судында (1 нче суд участогы) Регина Шиһапова, Чүпрәледә (1 нче суд участогы) Оксана Развалова, Алабугада (4 нче суд участогы) Радик Гәрәев; Казанның Мәскәү район судында (1 нче суд участогы) Диләрә Әхмәтханова, Түбән Камада (2 нче суд участогы) Гөлназ Садыйкова җәмәгать судьялары итеп сайланды.
Барлык судьяларны депутатлар бертавыштан сайлады.
Нет комментариев