Татарстанда иң кыйммәтләнгән продуктлар аталды
В республике

Татарстанда иң кыйммәтләнгән продуктлар аталды

Татарстанда сентябрь аенда тавык йомыркасына һәм балык продукциясенә бәяләр артты, ә «борщ җыелмасы» яшелчәләре арзанайды.

Бер ел эчендә тавык йомыркасы 21,52% ка, балык продуктлары 12,18% ка кыйммәтләнде. Йомыркага бәяләр арту сезонлы ихтыяҗ арту белән бәйле. Балыкның бәясенә балык тоту күләменең кимүе һәм продукцияне табуга, эшкәртүгә һәм китерүгә чыгымнарның артуы йогынты ясаган.

Бәрәңге, кәбестә, кишер, суган һәм чөгендер яңа уңыш алу аркасында арзанайган. Шул ук вакытта яшелчәләр бер ел эчендә 3,99% ка кыйммәтләнде.


Нет комментариев