Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Фирдүс Тямаев: «Гаеп итәргә кирәкми…»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иң беренчеләрдән булып сентябрь аенда концертларын башлап җибәрде. Җырчы Башкортстанга да барып кайтырга өлгерде. Быелгы концертлары хакында Фирдүснең үзеннән сораштык.

– Тамашачы сагынганмы?
– Үзем дә, алар да бик сагынган. Баштарак залга 50 процент тамашачыны кертергә рөхсәт бирелде. Анысына да риза булып, эшли башладык. Ярты ел өйдә ятканнан соң, төркемем белән яңадан сәхнәгә менү бәйрәмгә тиң иде. Дөрес, тулы зал белән ярты залның акчасы бер түгел. Ә төркемдәгеләрнең һәркайсына түлисе. Мин алар белән киңәштем – кызлар-егетләр хезмәт хакын киметегез, диделәр. Алар ничек тә эшләргә риза. Хәзер 70 процент халык җыярга ярый. Монысына да күңел булды.


– Халыкның кәефе бармы?
– Узган елларга караганда, быел башкачарак. Бу вирус дигәнең, кешеләрнең күңелен төшергән. Күзләре моңсу, йөзләрендә сагыш бар. 4 сәгать ярым җырлыйм. Тамашачының күңеле күтәрелсен дип кызык мәзәкләр сөйләгән булам, моңсу, елата торган җырлар да җырламыйм. Халык тәнәфескә кадәр куркып утыра төсле. Бары тик ярты тамаша узгач кына, бераз кәефләнә.

– Бер концертыңда эчеп утырганнар икән.
– Үзем күрмәдем. Әмма мин ул кешеләрне аңлыйм. Гаеп итәргә кирәкми. Бәлки аның ниндидер борчуы бардыр. Аның күңелендә ни барын белмибез бит. Кешеләр башка хәзер. Тормыш мәшәкате дә баса.

– Сине кайда күбрәк яраталар Татарстандамы, башка төбәкләрдәме?
– Кая барсам да, җылы кабул итәләр. Әлегә мин март, апрель, май айларында куймаган концертларым белән йөрим. Аларны биреп бетерәсе бар. Әллә кайчан билет алып куйган тамашачым бар бит. Алдагысын белеп булмый. Вирус дигән зәхмәт әкренләп бетеп, гадәти тормышка бөтенләй кайтсак иде. Илләр тыныч кына була күрсен.


– Тамашачы үзеңә ниләр генә бүләк итми…
– Әле ул кызык-кызык видеоларны интернетка куеп бетереп булмый. Әнә берәү коронавирустан саклаучы костюм бүләк итте. Киендерә алмыйча мәш килде. Тортлар, пирогларны алып кына килеп торалар. Эш бүләктә мени! Күңелне күтәрәләр. Алар җылысын тойгач, миңа рәхәт. Минем өчен иң мөһиме– тамашачының яратуы.

– Гаиләң ни хәлләрдә?
– Бар да тәртиптә. Ярты ел өйдә яту бушка китмәде. Башта авылда төзелеш барды, аннан соң Казан читендә кулдан гына йорт сатып алган идем. Шунда эшләдек. Әле анда әле дә төзекләндерү эшләре бара. Эшнең бетәсе юк. Баш исән булсын. Калганын булдырырбыз без аның.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X