Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды

Легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң 2016 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе лауреаты булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә - Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырын башкаручылар бәйгесен оештырырга ниятли. 2017 ел...

Легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң 2016 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге район премиясе лауреаты булды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә - Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар. Ул быел Хәния Фәрхи истәлегенә башкорт һәм татар җырын башкаручылар бәйгесен оештырырга ниятли.

2017 ел өчен Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә «Илһам» халык театры режиссеры Фәрит Җиһангиров лаек булды.

Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга һәм Гаилә елына багышланган чаралар шагыйрьнең туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районы Иске Күрдем авылында узды.

Бүген М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе була.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев