Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Казанда узган өстәмә концертында әйтте. "Мин хатын-кыздан башка яши алмыйм. Хатынымны бик яратам. Күптән түгел тормыш иптәшемне үзен генә ял итәргә җибәрдем. Аннан башка бик кыен булды", - диде Әнвәр Нургалиев. Билгеле булганча, Әнвәр хатыны Ирина белән ике бала үстерә. Әнвәр Нургалиев сәхнәдә...
"Мин хатын-кыздан башка яши алмыйм. Хатынымны бик яратам. Күптән түгел тормыш иптәшемне үзен генә ял итәргә җибәрдем. Аннан башка бик кыен булды", - диде Әнвәр Нургалиев. Билгеле булганча, Әнвәр хатыны Ирина белән ике бала үстерә.
Әнвәр Нургалиев сәхнәдә үзен бик тыйнак, әдәпле тота. Концертта гаиләсе турында, хатын-кызга хөрмәте турында эчтәлекле сүзләр сөйләде. Җырлары да нигездә мәхәббәт турында.
Бу юлы да тамашага билетлар тиз арада сатылып беткән, шуңа күрә декабрьдә Әнвәрнең өченче концерты көтелә икән.
Нет комментариев