Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артачак

1 июльдән ТКХ тарифлары уртача 3,5-5 процентка артачак, дип искә төшерә юрист Иван Соловьев.

ТКХ өлкәсендә тарифлар елына бер тапкыр, 1 июльдән яңадан исәпләнә, ә коммуналь хезмәтләрнең артуы һәр төбәк өчен аерым билгеләнә. Әйтик, 2022 елда, РФ Хөкүмәтенең "2022 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын раслау турында"гы 2021 елның 30 октябрендәге боерыгы нигезендә, түләүләр уртача 3,5–5% ка артачак.

Россия башкаласында һәм Дагыстанда тарифлар 6%ка артачак, ә Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләрендә, мәсәлән, ике тапкыр диярлек кимрәк – 3,4% ка артачак, дип сөйли белгеч. Кырым, Севастополь, Чечня, Татарстан һәм Санкт-Петербург торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуы буенча рекордсмен булачак. Аталган төбәкләрдә үсеш 6%тан артык булачак, дип өстәде ул. Соловьев билгеләп үткәнчә, канунны үтәү өчен һәр төбәккә хөкүмәт билгеләгән индексның уртача күләмен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-iyuldn-torak-kommunal-khezmtlr-chen-tllr-artachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев