Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 майдан татарстанлыларны нинди үзгәрешләр көтә?

1 нче майдан башлап Казанда Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты карары буенча җир өсте җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар гамәлдә булачак.

Кәгазь акча һәм банк картасы белән түләгәндә юл бәясе бер сумга артачак – 36 сум һәм 31 сум тәшкил итәчәк, транспорт картасы белән түләгәндә – 31 сум. Ташламага ия булучылар өчен компенсация 23 сум тәшкил итәчәк.

Шәһәрнең транспорт предприятиеләре юл бәясен арттыру турындагы мәсьәлә белән Казанның Транспорт комитетына мөрәҗәгать иттеләр, аннары Документлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җибәрелде. Тарифлар артуның төп сәбәпләре – узган елда инфляция дәрәҗәсе, дизель ягулыгына бәяләр арту, шулай ук җәмәгать транспортына техник хезмәт күрсәтү өчен комплектлау һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/1-maydan-tatarstanlylarny-nindi-zgreshlr-kt

Фото: интернеттан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев