150дән артык торак пункт мобиль интернет белән тәэмин ителгән
В республике

150дән артык торак пункт мобиль интернет белән тәэмин ителгән

Татарстанда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча узган ел 159 торак пунктта мобиль элемтә һәм интернет барлыкка килгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов хәбәр итте.

Чыганак:татаринформ.


Нет комментариев