17 яшьлек егет аркасында 46 яшьлек машина йөртүче һәлак булган
Татарстан Республикасы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Менделеевск районында Ижевск-Пермь трассасының 21 нче чакрымында юл һәлакәте килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Renault Captur автомобилен йөртүче 17 яшьлек йөртүче хәрәкәт итү вакытында каршы як полосага килеп чыккан һәм 46 яшьлек ир-ат идарә иткән Kia Rio автомобиле белән бәрелешкән. Алынган җәрәхәтләрдән Kia йөртүчесе авария урынында һәлак булган.
Тулырак: https://shahrikazan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев